Саба районында Килдебәк - Иске Икшермә автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябыла

2021 елның 11 июне, җомга

Саба муниципаль районында 15 июньнән 1 октябрьгә кадәр Килдебәк - Иске Икшермә автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә 0 чакрымнан 8 чакрымга кадәр участокта юл полотносын капиталь төзекләндерү планлаштырылган.

Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Байлар Сабасы - Лесхоз, «Байлар Сабасы – Лесхоз » - Олы Нырты һәм Язлы Арташ - Олы Нырты автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне әлеге чорга үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International