Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә пассажирлар йөртүгә арткан ихтыяҗны тәэмин итү өчен «РТЮ» холдингы иң кирәкле юнәлешләрдә 160 тан артык өстәмә поезд билгеләргә планлаштыра.
2021 елда ноябрь бәйрәмнәренә багышланган ял көннәре 4-7 ноябрьгә туры килә. 3 ноябрьдә иң күп пассажирлар саны булачак, кире юнәлештә максималь пассажирлар агымы 7 ноябрьгә туры килер дип көтелә.
Өстәмә поездлар, аерым алганда, Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Казан, Пенза, Түбән Новгород, Саратов, Волгоград, Самара, Уфа, Белгород, Орск арасында, Санкт-Петербург – Киров, Түбән Новгород – Ижевск, Казан – Санкт-Петербург маршрутларында, шулай ук кайбер популяр туристик юнәлешләрдә, әйтик, Сортавала – Рускеал маршруты буенча, һ. б. юнәлешләрдә йөриячәк.
Ерак араларга йөрүче поездларга билетларны «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында, «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә һәм тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин.
Фото: s.zhd-online.ru