Теләче районында илкүләм проект буенча «Идел» М-7 - Шәдке - Сауш - Шармаш юлының биш чакрымлы участогы капиталь ремонтланды

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм  проекты буенча Теләче муниципаль районында «Идел» М-7 - Шәдке - Сауш - Шармаш төбәк юлы 5,4 км озынлыкта капиталь ремонтланды.

Биредә 38 мең кв. м мәйданда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәю эшләре башкарылды, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылды. Шулай ук хәрәкәт иминлеген арттыру буенча түбәндәге чаралар үткәрелде: 252 метр барьер киртәләре, 159 сигнал баганалары, 34 юл билгесе куелды, юл тамгасы төшерелде.

«Идел» М-7 - Шәдке - Сауш – Шармаш автомобиль юлы Мамадыш – Теләче юлын «Идел» М-7 федераль трассасы белән тоташтыра. Аның буенча мәктәп маршрутлары уза.

Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International