Татарстанда 2021 елда милли проект буенча 177 җәяүлеләр юлы төзекләндерелде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2021 елда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча күрелгән чараларга йомгак ясалды.

2021 елда төбәк юлларында һәм Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә иминлек объектларын төзекләндерү буенча да чаралар үткәрелде.

Аерым алганда, 4533 юл билгесе урнаштырылган, 7048 метр озынлыкта җәяүлеләр өчен киртәләр, 27710 метр озынлыкта киртәле коймалар куелган, 8 светофор объекты җиһазландырылган. Әйтик, Казанның Рауис Гәрәев, Гладилов урамында, шулай ук Чаллының Шамил Усманов урамында һәм Казанның Магистраль урамында тизлекне киметү өчен 91 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылган.

37195 метр озынлыкта тротуар һәм җәяүлеләр юлы, 6303 метр озынлыкта яктырту һәм 177 җәяүлеләр өчен юлны кичү урыннарын төзекләндерү буенча эш башкарылды.

Моннан тыш, юл ясаучылар маршрут автобуслары өчен 76 тукталыш мәйданчыгы төзеделәр. Мәсәлән, автобус тукталышлары Питрәч районында Казан – Шәмәрдән, Түбән Кама районында Зәй – Сухарево, Баулы районында Баулы - Октябрьский, Алексеевск районында - Югары Колок һәм башка төбәк юлларында барлыкка килде.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыруны 2024 елга кадәр дәвам итү планлаштырылган. Татарстанда аның төп максаты - норматив таләпләргә туры килә торган төбәк автомобиль юлларының өлешен 46% тан 50% ка кадәр, шәһәр агломерацияләре юлларын 79% тан 85% ка кадәр арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International