Татарстан Республикасы тарихында авиапассажирлар күләменең бер ел эчендә беренче тапкыр шундый югары күрсәткече теркәлгән.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 2021 елда 3 млн. 876 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Әйтик 2019 елда 3 млн.470 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән булса, бу пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда 11,7% ка күбрәк. 18 876 авиаочыш теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 7% ка артыграк.
2021 елда аэропорт челтәренә Татарстан һәм Россияда яшәүчеләр өчен популяр юнәлешләр: Будапешт, Ла-Роман, Ларнак, Бодрум, Шарм-Эль-Шейх, Хургада һәм башкалар маршрутлар кайтты. Узган еллар белән чагыштырганда Истанбулга рейслар саны артты. Каир, Пунта-Кана, Пафос, Ереван һәм Актүбә кебек яңа маршрутлар барлыкка килде. Моннан тыш, Мәскәү - Казан чартер туристик рейслары программасы эшли башлады. «Казан» аэропортының маршрут челтәре барлыгы 73 юнәлешне үз эченә ала, шуларның 30 – халыкара юнәлешләр.
Россия һәм төбәкара һава юлларында пассажирлар агымының үсеше 30,5% тәшкил иткән, 2 млн.835 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
Халыкара рейсларда пассажирлар күләме тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә. Пандемия булу сәбәпле кайбер чит ил юнәлешләре туктатылуга карамастан, аэропорт әлеге сегментта 1 млн. 041 мең пассажирга хезмәт күрсәткән.