Татарстанның төбәк юлларында 386 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2022 елның 30 декабре, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 386 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 230 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Барлыгы 5 мең 500 т. ком-тоз катнашмасы; 84 т. тоз тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз вакытлы кар явачак. Көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба уртача җил. Температура көндез -4 градустан -9 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәтенә (843) 291-91-91номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International