Министр вәкаләте

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнгән һәм вазыйфадан азат ителгән министр җитәкчелек итә.

Министр
министрлык эшен оештыра;

башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган башка оешмалар, учрежденияләр, предприятияләр белән мөнәсәбәткә кергәндә министрлык исеменнән эш йөртә;

Министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;

Министрлык аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләренең вазыйфасын билгели;

Үзенең компетенциясенә кергән функцияләрне һәм вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча, әлеге орган тарафыннан кабул ителгән хокукый актларның законлы булуында, оештыру-боеру эшчәнлегенең тормышка ашуында персональ җавап тота;

Министрлык эшчәнлеген оештыру һәм аның структур бүлекчәләре турында хокукый актлар бастырып чыгара;
(Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары редакциясендә 06.02.2006 N 42)

Министрлык структурасына кергән структур бүлекчәләр турында нигезләмәне раслый;

Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфаларын алмаштыручы дәүләт граждан хезмәткәрләрен билгеләнгән тәртиптә вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;

Министрлык аппараты хезмәткәрләрен бүләкли һәм дисциплинар җәза билгели;

Билгеләнгән кысаларда хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын штатлар расписаниясен һәм Министрлык аппаратын тотуга киткән чыгымнар сметасына бюджет ассигнованиясен раслый;

Билгеләнгән тәртиптә аерым уңышларга ирешкән Министрлык аппараты һәм транспорт комплексы оешмалары хезмәткәрләрен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итә, ведомства бүләкләре белән билгеләнгән хезмәткәрләрне һәм, шулай ук башкарма хакимиятнең башка органнары, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен бүләкли.

Законда билгеләнгән очракта һәм тәртиптә дәүләт сере буларак каралган мәгълүматны саклау вазыйфасын гамәлгә ашыра; үзенең компетенциясе кысаларында дәүләт сере булып саналган мәгълүматны саклауны тәэмин итә.

Вазыйфасы буенча министрлыкның гражданнар оборонасы башлыгы булып тора һәм министрлыкта гражданнар оборонасы белән җитәкчелек итә;

Министрлыкны һәм идарәчелек карамагындагы мобилизацион заданияле мобилизацион хәзерләү өлкәсендә үткәрелгән чаралар комплексын контрольдә тота;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китереп башка вәкаләтләр башкара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International