АirBaltic кышкы чорда Рига-Казан рейсларында хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

АirBaltic кышкы чорда Рига-Казан рейсларында хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк. Очышлар 14 нче декабрьдән алып 2018 елның 25 нче гыйнварына кадәр атнага 2 тапкыр башкарылачак.

Шулай ук airBaltic 2018 елның җәйге сезонында, 23 апрельдән башлап, атна саен ике рейс башкарылачагын игълан итә.  

Рига-Казан-Рига рейсы агымдагы елның 26 апреленнән ачылды. Узган вакыт эчендә әлеге маршрутта 8 200дән артык пассажир очкан. Авиакомпания хәбәр итүенчә, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, рейслар кышкы чорга да  билгеләнгән.

Казаннан пассажирларның яртысыннан артыгы  Риганы  airBaltic маршрут челтәренең уңайлы транзит пункты сыйфатында сайладылар. АirBaltic маршрут челтәре Европа, Скандинавия, БДБ һәм Якын Көнчыгыш илләрен үз эченә алган 60тан артык пунктан тора. Казаннан китүче сәяхәтчеләр арасында иң популяр шәһәрләр - Милан, Барселона, Париж, Прага һәм Амстердам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International