ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 26 099 тонна асфальт-бетон кулланып 214 051,9 кв.м юл төзекләндерелгән.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 129 тимер юл кичүе эксплуатацияләнә, аларның 49 – Ульян өлкәсендә, 61 – Татарстан Республикасында, 15 – Самара өлкәсендә, 2 – Башкортостан Республикасында, Оренбург өлкәсе белән Удмуртия Республикасында берешәр.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 14 халыкара рейслар. 2347 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2645 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 50 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 408 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International