Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 39 очрагы, 32 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 363 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2016 нчы елның 10-31 октябрендә 6326 нчы номерлы Албаба-Казан поезды Албаба-Свияжск (21.13-21.51) маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.
Оператив мәгълүматлар буенча, Горький тимер юлында 2016 нчы елның сентябрендә 2,6 млн. тонна төрле йөк төялгән, бу узган елның сентябре күрсәткечләреннән 3% ка югарырак, ягъни, 77,5 мең тоннага.