Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 62 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 474 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 441 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 330.