2014 елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 43 юл-транспорт һәлакате теркәлгән

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Агымдагы елның 30 сентябренә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 43 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше зыян күргән һәм 33 кеше һәлак булган. Шуларның 31 очрагы Татарстан Республикасында теркәлгән. Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында ГТЮ Казан төбәгендә 54 ЮТҺ теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 24 кеше зыян күргән һәм 40 кеше һәлак булган.  
Иң күп бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле, ел башыннан 40 кеше зыян күргән. Моннан тыш, 2014 елда 1 ЮТҺ бала катнашында булган.
“РТЮ” ААҖ гражданнарны тимер юл объектлары янында игътибарлы булырга өнди. Компания ата-аналарның балаларына тимер юлда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International