Торфяная һәм Бирюли поселоклары янындагы тимер юл аша чыгу урыннарында күзәтү камералары урнаштырылды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Майда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Горький тимер юлы һәм ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән берлектә 25 тимер юл аша чыгу урынын фото- һәм видеотеркәү системалары белән җиһазландыру программасы эшкәртте. Программаны биш елда тормышка ашыру каралган, ул тимер юл аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә китерәчәк.
          Бүгенге көнгә Горький тимер юлының Казан төбәге идарәсенә кергән Казанның Торфяная һәм Биектау районының Бирюли поселоклары янында урнашкан ике тимер юл аша чыгу урыны күзәтү камералары белән җиһазландырылды. Әлеге видеотеркәгеч­ләрдән алынган мәгълүмат ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматлар үзәгенә эләгә.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International