Сабада өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры уздырылды

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
          19-22 мартта Саба муниципаль районында РСФСР, Татарстан АССР атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры уздырылды.
          Турнирда Татарстан Республикасының 4 шәһәреннән һәм 19 районыннан, Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән, шулай ук Украина һәм Казахстаннан 200 артык спортчы катнашты.
          РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар ярышларның мактаулы кунаклары булдылар. Алар тантаналы өлешләрдә генә катнашып калмадылар, үзләре дә зур теләк белән өстәл теннисында уйнадылар.   
          Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International