Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 238 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 14 халыкара рейслар. 3259 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3273 кеше килгән.

 

19 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +8 - +13 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International