“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларына контактсыз түләү технологияләрен кертә. Компания 2016 нчы елда пассажирлар агымы иң күп булган 13 шәһәр яны кассаларында банк карталарын кабул итүче (эквайринг) терминаллар урнаштырды. Хәзер билет өчен банк картасы белән үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша да түләргә мөмкин. “Содружество” ААҖ терминалларына өстәмә рәвештә PayWave/PayPass контактсыз түләү технологияләре дә (түләү суммасын уздыру һәм билет сатып алу өчен банк картасын куеп алу да җитә) гамәлгә кертелде.
Компания 2018 нче елга булган барлык үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларын юл йөрү документларын банк картасы ярдәмендә алырга мөмкинлек бирүче җайланмалар белән җиһазландырырга планлаштыра. Мондый ысул пассажирлар өчен максималь уңай һәм минималь чыгымнарга китерә. Кассалардагы эквайринг хезмәте халыкта зур популярлык казанды: сату буенча банк карталарының өлеше 20% ка кадәр җитә.