Бүген Әлки районы Базарлы Матак авылында Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлында (км 44 + 911) Актай елгасы аша яңа күпер буенча хәрәкәт ачу тантанасы узды. Аның озынлыгы 39,4 метр тәшкил итә, киңлеге – 10 м. Транспорт йөри торган өлеше 3,5шәр м киңлектәге 2 полосадан һәм 1,5шәр м куркынычсызлык полосаларыннан тора. Юл катламы коелма асфальт-бетоннан башкарылган. Юл III техник категория нормативы буенча проектлаштырылган. Күпернең ике ягыннан 2 м киңлектәге тротуарлар төзелгән.
Төзелеш барышында күпердә полимер материаллардан 79 п.м. композит култыксалы рәшәткәләр һәм 93,4 п.м. цинк йөгертелгән барьер коймалар куелган. Шулай ук 2 яктырту баганалары белән җиһазландырылган. Эшләрнең проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ, подрядчы оешма – “Мостовик” ҖЧҖ.
2017 елда Татарстанда барлыгы 7 күпер ремонтланган. Тагын 6 күперне төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр дәвам иттерелгән.