Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Теләче муниципаль районының беренче сыйныфка баручы 152 балага портфельләр тапшырды.
Ленар Сафин ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнаша. Портфельләр тулысынча беренче сыйныфка баручыларга кирәкле булган канцелярия товарлары белән тутырылган. Шулай ук министерстваның традициясе булып һәрбер портфельгә яктылык кайтаручы шәхси «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләре ябыштырыла.