Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Искра урамын ремонтлау бара.
Ремонталанасы участокның озынлыгы 498 м тәшкил итә. Ремонт барышында 4580 кв. м артык мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон җәеләчәк, тротуарлар ремонтланачак, борт ташлары һәм култыксалы коймалар алмаштырылачак.
Юл эшчеләре гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлауны һәм борт ташларын сүтүне тәмамладылар инде.