Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү буенча тәкъдимнәр каралды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Казан ярминкәсендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә юл оешмалары, проект институтлары, профильле югары уку йортлары, «Татнефть» ГАҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ җитәкчеләре катнашты. Аны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин алып барды.

Түгәрәк өстәл эшен ачып Ленар Сафин министрлыкның ел саен яңа материаллар һәм технологияләр куллану планын эшләп чыгаруын һәм тормышка ашыруын, алга таба мониторинг өчен тәҗрибә туплавын билгеләп үтте. Агымдагы елда нефть химиясе продукциясе 30дан артык объектта кертелә. Әйтик, бүген төбәк стандартлары нигезендә асфальтобетон ябыштыручы полимер-битумлы полимер куллану норма булып тора. «ТАИФ-НК» ААҖ белгечләре лаборатор тикшеренүләр үткәрделәр, алар, хәрәкәтнең интенсив булуын һәм климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, автомобиль юлларын ремонтлаганда һәм төзегәндә асфальт-бетон катышмаларында куллану өчен PG 70-34 маркалы битумны сәнәгый җитештерү мөмкинлеген күрсәттеләр. Максимов урамын ремонтлаганда PG 70-34 маркалы битумлы асфальтобетон салу каралган.

Полимер-битум ябыштыручы полимерлардан тыш, агымдагы елда төрле җитештерүчеләрнең резин-битумлы ябыштыручы материалларын кертү тәҗрибәсе үткәрелә. Аерым алганда, «Колтек-Кама» ҖЧҖ производствосының «КОЛТЕК» асфальтобетон комплекслы модификаторын һәм Башкортостан Республикасында җитештерелгән ВИТАРУБИКС модификаторын кулланып, асфальт-бетон җәю буенча эшләр бара. Моннан тыш, Чистай муниципаль районында «Чистай-Аксубай-Нурлат» автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күперне ремонтлаганда композит материаллардан булган култыксалы коймалар уранаштырып асфальт-бетон җәелгән.

Утырышта катнашучылар юл тармагында нефть химиясе продукциясен һәм технологияләрне куллану буенча тәкъдимнәрне карадылар һәм тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International