Ленар Сафин: Ворлдскилс стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатында катнашучыларны һәм кунакларны йөртү буенча төп йөкләнеш һава һәм тимер юл транспортына төшә

2019 елның 19 июле, җомга

Август аенда Татарстан башкаласында Ворлдскилс стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак.  Дөнья чемпионатына транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру безнең өчен төп бурыч булып тора, диде бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елның беренче яртыеллыгында транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында.

Операцион транспорт планы оештыру комитеты тарафыннан эшләнгән һәм расланган. Хәрәкәттәге состав чемпионат стилистикасы брендына үзгәртеләчәк, мәгълүмати аншлаг һәм күрсәткечләр, шулай ук иминлек концепциясе нигезендә объектларга пропусклар белән тәэмин ителәчәк.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, чемпионатны уздыру чорында анда катнашучылар һәм кунакларны йөртү буенча төп йөкләнеш һава һәм тимер юл транспортына туры киләчәк. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә авиабилетларны броньлауда дөнья чемпионатының клиент төркемнәренә ярдәм күрсәтү һәм тәкъдим ителә торган заявкалар нигезендә маршрутлар сайлап алу эше дәвам итә. Авиакомпания ихтыяҗына карап, Мәскәү-Казан-Мәскәү маршрутында очкычларны күп сыйдырышлыга алыштыру һәм дөнья чемпионатында катнашучыларны очып килү һәм очып китүнең пик вакытына рейслар санын арттыру буенча карарлар кабул итә.

Оештырылган халык төркемнәрен ташу аерым игътибар таләп итә. Аларны «Казан Экспо»га җыю нокталары аша китерү планлаштырыла: Казан теннис академиясе һәм «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгеннән автобусларда, тимер юл вокзалыннан – электричкада алып барылачак. Оешмаган тамашачылар өчен шаттллар белән китерүнең өч маршруты планлаштырылган: «Дубравная» метро станциясеннән, Оренбург трактында «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәгеннән. Шаттлларда йөрү өчен түләү алынмаячак, дип ассызыклады министр.

Ленар Сафин транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә дөнья чемпионаты чорында транспорт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча көчәйтелгән чаралар күрергә тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатта 70 илдән 1,6 меңгә якын кеше катнашачак. Ярышларның төп мәйданчыгы итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге билгеләнгән. Ачылу һәм ябылу тантаналары «Казан Арена» стадионында узачак. Гомумән алганда, чемпионат чараларында 250 меңгә якын кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International