Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча 256 м озынлыкта Сергей Лазо урамы тулысынча ремонтланган.
Ремонт 910 кв. метр мәйданда үткәрелгән. Биредә асфальтның яңа катламы җәелгән, 12 яңа юл билгесе һәм карау коеларының 18 люгы урнаштырылган.
Урицкий урамы Казанның Совет районында урнашкан һәм Артиллерия, Беговая, Кавалерия урамнары белән кисешә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд.сум – федераль бюджеттан.