Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Мөслим - Иске Сәет юлы участогын ремонтлау төгәлләнде

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстанның Мөслим районында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Мөслим – Иске Сәет автомобиль юлының 1,42 км озынлыктагы - 11,56 км дан 12,98 км га кадәр участогын ремонтлау төгәлләнде.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы белән проектланган, машиналар йөрү өлешенең киңлеге 7 м тәшкил итә. Ремонт барышында асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү җайланмасы башкарылган, ЩМА-10 тыгыз асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән. Шулай ук һәр яктан 1,5 метр вак таштан юл кырыйлары ныгытылган, 61 сигнал баганасы куелган һәм юл тамгасы төшерелгән. Финанслау күләме 18 миллион 307 мең сум тәшкил иткән.

Эшләрне проектлаучы - «АгроТрансПроект институты» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2019 елга илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шуларның 1,194 млрд. сумы региональ юллар челтәренә бүленгән, шул исәптән федераль бюджеттан 597 млн. сум. Проект кысаларында гомуми озынлыгы 205,8 км булган 174 юл челтәрендә ремонт ясау каралган. Аларның 108,3 км озынлыктагы 75 объекты төбәк әһәмиятендәге юлларда урнашкан.

Хәзерге вакытта Татарстан буенча тулаем алганда ремонт 71% ка башкарылган. 164 объектта эшләр бара. Региональ челтәр буенча 63 объектта ремонт тулы күләмдә башкарылган, 12 объектта төзелеш-монтаж эшләренә керешкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International