«Казан» аэропортында Европа һәм Азиядән авиация йөк ташуларын оештыру өчен транспорт төене ачылачак

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Европа һәм Азиядән авиация йөк ташуларын оештыру өчен «Казан» аэропортында транспорт узелын ачу буенча ЭйрБриджКарго Россия йөк авиакомпаниясе белән уртак проектны гамәлгә ашыру бара. Бу хакта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында коллегиядә хәбәр итте. Уртак эшче төркем төзелде һәм «юл картасы» расланды.

22 һәм 23 гыйнварда Казанга Германия һәм Бельгиядән беренче йөк рейслары килде инде, алар алга таба Гонконгка юнәлделәр. «Казан» аэропортында алар һава судносын ягулык салу һәм экипажны алыштыру өчен утырттылар.

Исегезгә төшерәбез, ЭйрБриджКарго «Волга-Днепр» компанияләр төркеменә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International