Татарстанда төбәк юлларында һәм күперләрдә ташкынга каршы чаралар планы расланды

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстанда 2020 елгы язгы ташу чорында төбәк юлларында һәм күперләрдә язгы ташкынга каршы чаралар планы расланды.

Әлеге план нигезендә, төбәк автомобиль юлларын һәм күперләрне карап тотуда катнашкан подрядчы оешмалар, ныгыту эшләрен башкаруны, боз катламын йомшартуны таләп итүче күпер корылмаларын билгеләделәр. Моннан тыш, агымдагы хәлне алга таба контрольдә тоту өчен, потенциаль су басуга дучар булган, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары участокларын ачыкладылар.

Су астында калган автомобиль юлларында һәм күперләрдә авария-торгызу эшләрен башкару өчен кирәкле юл-төзелеш материалларын һәм чараларны әзерләүне контрольдә тоту тәэмин ителде.

Хәзерге вакытта автомобиль юллары өстеннэн ташкын сулары агарга мөмкин булган потенциаль куркыныч участоклар исемлеге төзелгән. Аларда сигнал чаралары урнаштырылган, юл кырыйлары һәм җир катламы откослары кардан чистартылган. Шулай ук ясалма корылмалар, күпер алдыннан елгаларның боз катламының калынлыгы тикшерелгән.

Су үткәрү торбаларын һәм кече күперләрне, лотокларны һәм тиз агымнарны кардан һәм боздан чистарту башкарыла. 12449 торбаның 11874е чистартылган инде, бу 95% тәшкил итә. Моннан тыш, кюветларны һәм су бүлү канауларын кардан чистарту эшләре бара.

Язгы ташуны аварияләрсез тәэмин итү өчен 33379 куб. метр вак таш, ком һәм башка инерт материаллар әзерләнгән. Шулай ук 3740 метр пиломатериаллар һәм металл торбалар әзерләнгән.

Оператив мәгълүмат буенча, 17 март иртәсендә Идел, Кама, Нократ һәм Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International