Питрәч районында М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч автомобиль юлы буенча хәрәкәтне ябу 31 августка кадәр озайтылды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Питрәч районында М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч автомобиль юлының 1,6 км дан 2,1 км га кадәр һәм 6 км дан 8 км га кадәр участокларында транспорт өчен хәрәкәтне ябу 31 августка кадәр озайтылды. Биредә реконструкция эшләре тәмамланып килә.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Казан - Шәмәрдән, Иске Шигали - Питрәч, М-7 «Идел» - Кулай - Питрәч һәм М-7 «Идел» федераль әһәмияттәге автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге автомобиль юлы буенча үз маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International