15 нче августтан Smartavia авиакомпаниясе Казан - Санкт-Петербург һәм кире якка даими рейсларның ешлыгын арттыра. Хәзер рейслар көн саен булачак.
Өстәмә рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 очкычларында башкарылачак.
«Казан» халыкара аэропортыннан Санкт-Петербургка очышларны шулай ук «Россия» һәм «Җиңү» авиакомпанияләре башкара.
Авиабилетларны аэропортның рәсми kazan.aero сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин.
Йөкләп алу өчен сылтамалар:
• iPhone өчен App Store
https://apps.apple.com/ru/app/аэропорт-казань/id1029551709
• Android өчен Play Market
https://play.google.com/store/apps/details?id=lc.deck.airkazan