Бүген рәсми рәвештә Зур Казан боҗрасының 1 нче этабы участогында хәрәкәт ачылды

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Зур Казан боҗрасының 1 нче этабын рәсми рәвештә ачу булды. Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар, шулай ук әлеге участокны төзегән күперчеләр һәм юлчылар катнашты.

РФ Транспорт министры Евгений Дитрих билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшли беләләр, эшләргә яраталар. Моны бик тиз, югары сыйфат белән эшлиләр. Һәм бу - тигезләшәсе килә торган төбәкләрнең берсе. “Һәм миңа бүген, барлык татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Республика көне белән котлап, әлеге объектның төзүчеләрнең зур эше генә түгел, ә территорияне, линияләрне комплекслы төзекләндерү дә икәнлеген күрү бик шатлыклы. Трамвай маршрутын алдылар һәм боҗраладылар! Яңа трамвай вагоннары куйдылар! «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында без әнә шундый комплекслы ысулны кулланабыз. Территорияләрнең нәкъ менә шундый комплекслы үсешен без һәр шәһәрдә күрергә теләр идек. Һәм бу кабатлар өчен үрнәк", - дип өстәде Е.Дитрих.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу проект үти алмаслык булган. "Без аның турында һәрвакыт, Универсиадага әзерләнгәндә дә хыялландык. Әлбәттә, без алган федераль ярдәмнән башка моңа ирешеп булмас иде, әгәр тормышка ашса да, күбрәк вакыт кирәк булыр иде", — диде ул.

Зур Казан боҗрасының беренче этабына «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» исеме бирелде. Аның төзелеше иң авыры булды. Бирегә һәр юнәлештә ике полосалы автомобиль юлы һәм 2дән 4,5 м киңлектәге җәяүлеләр тротуарлары белән дүрт полосалы юл керә. Фермер шоссесы өстендә 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә 4 автотранспорт хәрәкәте полосасы һәм ике трамвай линиясе төзелде. Борисковская урамында яңа җир өсте җәяүлеләр кичүе Зур Казан боҗрасының төзелгән участогы аша җәяүлеләр хәрәкәте, трамвайның тукталыш платформаларына куркынычсыз чыгу юлын тәэмин итә.

Әлеге объект билгеләнгән норматив сроктан алда төзелде - төзелеш участогында эшләрне оештыру һәм вакытлыча юл хәрәкәтен оештыру схемасын яңадан карау нәтиҗәсендә, 17 ай урынына 12 ай эчендә. Шулай ук җир асты юлы урынына җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе төзү турында Карар кабул ителде, бу да объектны файдалануга тапшыру вакытын тизләтергә мөмкинлек бирде. Подрядчы - «ТР күперләре» ААҖ төзелештә заманча югары технологияле җиһазлар һәм зур җитештерүчәнлекле һәм нәтиҗәлелекле техника кулланып тәүлек буе эшли. Темпларны тизләтү башкаруның сыйфатына йогынты ясамады.

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр булган участок - шәһәр өчен кирәкле булган Булатов урамыннан Тихорецк урамына кадәр 2 км озынлыктагы «перемычка» юлын булдыруның беренче этабы. «Перемычка» Җиңү проспектын һәм Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел белән Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын шәһәрнең күлләрдән көнбатышка таба урнашкан торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак. Бу шәһәрдә гомуми транспорт хәлен шактый яхшыртачак һәм Зур Казан боҗрасын томалауга тагын бер адым булачак.

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта 1,222 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә - биредә эшләр агымдагы елның мартында башланды. Проект документлары буенча коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларын, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, Монастырь ермагы һәм трамвай юллары аша 70,78 м озынлыкта күпер төзү каралган.

2020 елның 18 октябрендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә төзүчеләр 700 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының икенче этабы төзелешенең беренче участогын файдалануга кертергә планлаштыралар. Биредә трамвай юлларын томалау эшләре башкарылган  һәм төзелә торган объектлар янәшәсендә яшәүче гражданнарның транспорт үтемлелеген тәэмин итү өчен җирле юллар урнаштырылган. Бүген трамвайның 5 нче номерлы боҗра буенча эш хәрәкәте ачылды - ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Беренче пассажирлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәрәҗәле кунаклар булды.

Техническая урамына чыгу белән 522 м озынлыктагы автомобиль юлының икенче участогын 2021 елга файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мидхәт Булатов урамыннан Техническая урамына кадәр Зур Казан боҗрасының ике участогы төзелеше - 2013 елгы Универсиадага әзерләнүдән кала Казанның иң эре инфраструктуралы юл проекты.

Ачылу тантанасы кысаларында РФ Транспорт министры Евгений Дитрих һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International