Зур Казан боҗрасының 2 нче этабы участогында җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү дәвам итә

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабы төзелеше дәвам итә. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Узган атнада күпер конструкцияләрен буяу, Монастырь ермагы откосларын урнаштыру төгәлләнде, күпернең пролет корылмаларында су үткәрү лотокларын монтажлау дәвам итте. Күпернең трамвай юлы өчен 300 метр рәшәткәле коймалар урнаштырылды.

Хисап чорында төрле участокларда гомуми мәйданы 1440 кв. м булган асфальт-бетонның түбән катламы җәелде.

1100 кв. м мәйданда откосларны планлаштыру, биоматлар җәю һәм салу, шулай ук 3500 кв. м мәйданлы яшел зоналарны планлаштыру башкарылды. Тротуарларда 410 кв. м җир катламы төзекләндерелде.

Күпер астындагы борылма юлда һәм җирле юлларда 300 метр рәшәткәле коймалар урнаштырылды.

2 нче троллейбус депосы янындагы трамвайның тукталыш павильоннары җиһазландырылды.

Инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм чистарту корылмаларының конструкцияләрен урнаштыру дәвам итә. Хисап атнасында фундаментның түбән плитәсен арматуралау төгәлләнде, чистарту корылмалары диварларын арматуралау эшләре башланды.

2 этап төзелешендә 56 инженер-техник персонал һәм 9 махсус техника берәмлеге мәшгуль иде.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов элегрәк ассызыклаганча, Зур Казан боҗрасы - Казанның мөһим транспорт артерияләренең берсе. Яңа юл «Кояшлы шәһәр» районы аша Югары Кабан күленә һәм аннары Техническая урамына чыгу юлы белән Җиңү проспектының дәвамы булачак. Шулай итеп, юл Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын торак өлеше белән кыска юл белән тоташтырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International