Казанда илкүләм проект буенча Җиңү проспекты төзекләндерелде

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Академик Завойский урамыннан алып Академик Губкин урамына кадәрге участокта Җиңү проспекты төзекләндерелде. Казанда Җиңү проспекты илкүләм проектның бер өлеше булган «Җиңү урамы» проектына керде. Аның максаты - Җиңүнең 75 еллыгы елында Бөек Ватан сугышы белән бәйле урам-юл челтәре объектларын ремонтлау.

Ике юнәлештә дә ремонтланган участокның гомуми озынлыгы 8,4 км тәшкил итә.

Гомуми мәйданы 249 200 кв. м булган машиналар йөри торган өлешен һәм кушылмаларны ремонтлау барышында 5 см калынлыгындагы ЩМ-16 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән.

164 гамәлдәге һәм 154 яңа күзәтү һәм яңгыр кабул итү коеларын яңа машиналар йөрү өлешенең проект биеклегенә коеларның өске тамгаларын куеп үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Тротуарлар, автобус һәм трамвай мәйданчыклары өслекләре халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен гомуми мәйданы 7 223 кв. м булган пандусларны параллель рәвештә урнаштырып ремонтланган.

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 2038 метр цинк белән капланган рәшәткәле коймалар урнаштырылган, борылмалы юлларда деформацияләнгән металл барьер киртәләр алыштырылган. Шулай ук ясалма яктырту белән  «җәяүлеләр кичүе» юл билгеләре өчен 11 яңа Г формасындагы терәкләр һәм һәм 25 юл билгесе баганалары куелган. Моннан тыш, 128 яңа юл билгесе куелган.

Юл йөрү өлешендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән термопластик юл тамгасы төшерелгән.

Җиңү проспекты - Казанның иң озын магистральләренең берсе, аның озынлыгы 10 км тәшкил итә. Алты полосалы магистраль Совет һәм Идел буе районнарын тоташтыра, Азино һәм Горки кварталлары аша уза, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына алып бара.

Билгеләп үтик, Җиңү проспекты «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект кысаларында төзелә торган Зур Казан боҗрасына керә. Төньякта Академик Арбузов урамына, көньякта Кояшлы шәһәр торак комплексының Бакый Урманче урамына күчә.

2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 27 урам-юл челтәре объекты кергән, шуларның 9ы - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International