Зур Казан боҗрасының 2 нче этабында газүткәргеч линияләрен күчерү төгәлләнеп килә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше барышы турында хәбәр итүне дәвам итәбез. Биредә эшләр агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Узган атнада җир эшләре актив алып барылды. 1500 куб м яраксыз туфрак һәм чүп-чар чыгарылды, 1300 тонна инерт материаллары китерелде.

11210 кв. м мәйданда асфальт-бетон нигезенең өске катламын урнаштыру һәм 6900 кв. м мәйданда асфальт-бетон өслегенең аскы катламын урнаштыру дәвам итте.

1784 кв. м мәйданлы тротуарда һәм 5300 кв. м мәйданлы бүлү полосасының яшел зонасында җир полотносын планлаштыру башкарылды.

107 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылды.

Газүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү линияләрен күчерү төгәлләнеп килә.

Хисап атнасында 150 агач утыртылды.

2 этап төзелешендә 115 инженер-техник персонал һәм 46 махсус техника берәмлеге мәшгуль булды.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру каралган. Монастырь ермагы аша күпер һәм трамвай юллары төзелеше кергән 700 м озынлыктагы беренче этап 2020 елның августында гамәлгә кертелде. 522 метр озынлыктагы икенче этапны 2021 елга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International