ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Туган телләр елына багышланган күргәзмәдә булдылар

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан рәссамы Анастасия Шамованың күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә уза, ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган.

Күргәзмә өчен Анастасия Шамова «Казанның хатын-кыз йөзе», «Сабантуй», «Татар кәсепләре» дигән 3 сериядән торган картиналар тәкъдим итте. Шулай ук «Татар халкының зирәклеге» сериясендәге эшләрне дә күрергә мөмкин - алар татар мәкальләре һәм әйтемнәре буенча язылган. Барлыгы 22 картина тәкъдим ителгән, бу А. Шамова ясаган эшләрнең бер өлеше генә. Калганнары - 50дән артык эш - Россия һәм чит ил шәхси коллекционерларында.

А. Шамова сөйләвенчә, милли тематикада ул 10 елдан артык эшли. Картиналар чынбарлыкка туры килсен өчен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен җентекләп өйрәнә. Рәссам Татарстанны бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә һәм фестивальләрдә актив тәкъдим итә.

Күргәзмә 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан Чистайга күчә.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International