Фәрит Хәнифов Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге делегациясен кабул итте

2021 елның 5 марты, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге (MIB) делегациясен кабул итте.

Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан, Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге һәм «Simge Group» компанияләр төркеме вәкилләре Эмре Генджер, Садык Айткейн һәм Али Дирикол катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Татарстанның алдынгы юл оешмалары җитәкчеләре, аерым алганда, «Татавтодор» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Волга-Автодор» ҖЧҖ, «Волгадорстрой» ҖЧҖ, «Каздорстрой» ААҖ җитәкчеләре катнашты.

Кунаклар Төркиядә җитештерелә торган техника һәм юл-төзелеш оешмалары өчен җиһазлар, шул исәптән асфальт-бетон заводларын да тәкъдир иттеләр.

Татарстан җитәкчеләре, үз чиратында, үз предприятиеләре турында, юл эшләрен башкарганда яңа технологияләр куллану турында сөйләделәр.

Фәрит Хәнифов мондый очрашуларның мөһимлеген һәм перспективалы булуын билгеләп үтте. Ул алга таба хезмәттәшлек итү кирәклеген ассызыклады. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстан юл тармагы вәкилләренең Төркиягә җавап визиты турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International