Бүген Татарстанда Идел буенча пассажирлар навигациясе ачылды

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Казан елга порты Идел елгасы буенча Югары Осланга беренче рейсы белән пассажирлар навигациясен ачты.

Югары Осланга елга портыннан көн саен 3 рейс оештырылган (07:00, 12:00, 16:00). Идел буйлап Ташевкага кадәр - 2 рейс (07:25, 14:00).

Моннан тыш Студенецка кереп Садоваяга кадәр, Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино, Гребенига кереп Шеланга һәм Кызыл Байракка кадәр көн саен рейслар билгеләнгән.

Казан елга порты директоры вазифаларын башкаручы Эльмира Захватова сүзләренә караганда, билетларның бәясе 2020 ел дәрәҗәсендә — 81 сумнан 139 сумга кадәр сакланган. Моннан тыш, Э. Захватова барлык флотның техник яктан төзек хәлдә булуын һәм хәзерге навигациягә әзер булуын билгеләп үтте.

Май бәйрәмнәренә Казаннан Зөягә кадәр рейслар, Болгар һәм Тәтешкә тиз йөрешле линияләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International