Казанда илкүләм проект буенча Горький шоссесы дублерын төзү дәвам итә

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан башкаласында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Несмелов урамыннан алып, «Серебряный бор» торак комплексы аша, федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр Горький шоссесы дублеры дип аталган автомобиль юлы төзелеше дәвам итә.

Проект ике этапка бүленгән. 7,05 км озынлыктагы 1 этап Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр сафка кертелә торган ике комплекска бүленгән. 2 этапка «Серебряный бор» торак комплексыннан «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр 8,8 км озынлыктагы участок керә.

1 этапның 1,5 км озынлыктагы беренче сафка кертелә торган комплексын төзү тулы күләмдә тәмамланган. Хәзер агымдагы елның апрелендә старт алган икенче сафка кертелә торган комплекс буенча эшләр башкарыла. Бирегә 4,7 км озынлыкта 17,7 м киңлектәге 4 хәрәкәт полосасы белән төп юл һәм 848 м озынлыкта 8 м киңлектәге 2 хәрәкәт полосасы белән «Серебряный бор» торак комплексына төшү юлы керә. Төп юлда да, съездда да 4,5 м киңлектәге тротуар һәм велоюллар проектланган.

Икенче сафка кертелә торган комплексның юлы район әһәмиятендәге магистраль урамына туры киләчәк.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, төзелеш эшләре график буенча алып барыла.

Хәзерге вакытта кече диаметрлы суүткәргеч, канализация, ике газүткәргеч, чистарту корылмалары тулысынча төзекләндерелгән. Юлда һәм тротуарларда бордюр ташларын монтажлауга керештеләр.

1200 м озынлыктагы суүткәргеч, монолит яңгыр сулары коелары урнаштыру, суүткәргеч торбаларны озайту, электр белән тәэмин итү линияләрен үзгәртеп кору, тышкы яктырту челтәрләрен сузу дәвам итә. Тротуарларны төзекләндерү, төп юлның һәм съездның машиналар йөрү өлешендә тигезләү катламын җәю, юл буйларын яшелләндерү эшләре башланды. Гомумән алганда, объектта эшләр 30% башкарылган.

Көн саен төзелештә 120 кеше һәм 93 берәмлек техника эшли.

2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан 2 млрд сум күләмендә финанслау каралган.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр, Казанның Киров районындагы «Серебряный бор» торак комплексы аша, автомобиль юлын төзү проектын гамәлгә ашыру Горький шоссесыннан транспортны киметәчәк һәм үсеп килүче микрорайоннарны транспорт белән тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International