Фәрит Хәнифов контейнерларда йөк ташуларны үстерүнең өстенлекләрен атады

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов контейнерларда йөк ташуларны үстерүнең өстенлекләрен атады. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы журналистларга кичә ТР Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү турындагы килешүгә кул куйганнан соң үткәрелгән пресса белән очрашуда сөйләде.

«Имзаланган килешү челтәрләрнең киләчәк үсеше белән бәйле перспектив мөмкинлекләр тудыра. Татарстанда челтәрләр оештырырга мөмкин булган урыннар аз түгел. Чаллыда, Тукай районында, «Алабуга» МИЗда, Әгерҗедә берничә урын каралды», - диде Хәнифов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан буенча уза торган федераль трассалар шактый тыгыз, шуңа күрә контейнерларда йөк ташуларның төп агымы тимер юлга күчәчәк.

«Федераль трассалар бүген норматив чигендә эшлиләр, ягъни тәүлегенә 40 меңнән артык машина уза. Татарстанда контейнерларда ташулар лаеклы урын алып тора, әмма без әлегә Европа дәрәҗәсеннән түбәнрәк – өч-дүрт тапкыр калышабыз. Күз алдыгызга китерегез, әгәр контейнерларда ташулар оештырылса, челтәрләр эшли башлаячак, тимер юл төп йөк агымын үз өстенә алачак, безнең автомобиль юллары бушаячак, һәм алар буенча йөрү уңайлырак булачак», - дип аңлатты министр.

Аның сүзләренә караганда, Куйбышев тимер юлы 15 млн тоннага якын йөк ташый, нигездә пассажирларга хезмәт күрсәтә торган Горький тимер юлы - 1 млн тоннадан артык йөк ташый. «Алар йөкләр агымын берничә тапкыр арттырырга әзер, әмма моның өчен хәрәкәт итү системасын оештырырга кирәк. Нәкъ менә контейнерлар системасы - бу мәсьәләне хәл итәчәк. 2019 елдан Куйбышев тимер юлы контейнерларда ташуларны дүрт тапкыр арттырды һәм бу юнәлештә актив эшләргә ниятли. Бу безнең территориягә иң зур логистик уенчы килү белән мөмкин дип уйлыйм», - дип ассызыклады Хәнифов.

Maersk Көнчыгыш Европа җитәкчесе Жолт Катона компаниянең Татарстан кебек регионны йөк ташуны үстерү өчен өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. «Без Татарстаннан логистик чылбырларны үстерү һәм кире юнәлештә хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек. Контейнерларда ташулар республика экспортерларын, импортерларын да тиз һәм ышанычлы транспортировка ысулы белән тәэмин итәчәк. Бу Татарстан белән беренче килешү, һәм без импортта да, экспортта да потенциалны күрәбез. Контейнерлаштыру дәрәҗәсе әлегә түбән, шуңа күрә без ниндидер яңа әйбер тәкъдим итә алабыз», - дип төгәлләштерде ул.

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, имзаланган килешү Татарстан бизнесы өчен гаять зур перспективалар ача.

«Бу - йөк ташуларны системалаштыру, синхронизацияләү һәм яхшырту, товарларны төяп җибәрүнең ритмиклыгы, аларны чит илләрдән алу. Бу - ташуларның яңа культурасы. Элек бу чылбырлар тезелмәгән иде. Димәк, бу сыйфатны, сервисны югалту һәм кыйммәтләнү. Maersk компаниясе инде урнашкан инфраструктураны, беренче чиратта тимер юл инфраструктурасын куллана. Әмма без моның белән генә тукталып калырга теләмибез. ТР Президенты йөкләмәсе буенча без барлык эре предприятиеләрнең йөк ташу буенча ихтыяҗларын анализларга тиеш», — дип белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Maersk Көнчыгыш Европа җитәкчесе Жолт Катон халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча ниятләр турындагы килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International