Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСы күпере буенча хәрәкәт ачылды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген 07:00 сәгатьтә Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСы күпере буенча хәрәкәт ачылды.

Биредә юл төзүчеләр 27 нче терәктә авария хәлендәге деформацион җөйне планлы рәвештә алыштырдылар. Җөй конструкциясен монтажлаганда махсус югары технологияле катнашма кулланылды (аның ныгуын  җәйгәннән сон өч тәүлек көтәргә кирәк). Бу төзекләндерү эшләре вакытын бер атнага киметергә мөмкинлек бирде. Җөйне алыштыруның барлык техник һәм технологик параметрлары ГОСТ нигезендә үтәлде.

Бетон ныклыгын җыйганнан соң, җомгадан шимбәгә каршы төндә җөй тирәсе асфальтланды.

2021-2022 елгы көзге-кышкы чорда күперне эксплуатацияләүгә әзерләү кысаларында җөй алыштыру белән беррәттән 683 кв. м мәйданда күпернең аскы аралыгының асфальт-бетон катламындагы чокырларны ямау эшләре башкарылды.

Исегезгә төшерәбез, эшләр 27 августта башланды. Ремонт барышын ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шәхси контрольдә тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International