Тукай районында илкүләм проект буенча Яр Чаллы - Сарман төбәк автомобиль юлы участогын реконструкцияләү төгәлләнде

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстанның Тукай муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Яр Чаллы - Сарман юлының 3,7 км озынлыктагы участогын реконструкцияләү төгәлләнде.

Реконструкция барышында Яр Чаллы - Сарман төбәк автомобиль юлы 4 техник категориядән 2гә күчерелде, нәтиҗәдә, транспорт йөрү өлеше 7 м дан 9 м кадәр киңәйде.

42285 кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-20 вак таш-мастик асфальт-бетоннан югары катлам җәелде, һәр яктан 2,25 м юл кырыйлары ныгытылды. Эшчеләр 5 суүткәргеч торба төзеделәр, 1638 метр тимер барьер киртәләр, 84 сигнал баганасы һәм 84 юл билгесе урнаштырдылар. Шулай ук 4 тукталыш павильоны җиһазландырылды – 2шәр павильон Теләнче-Тамак һәм Таулык торак пунктларында.

Әлеге юл республиканың Тукай һәм Сарман районнарын тоташтыра. Аның буенча автобус һәм мәктәп маршрутлары уза. 

Эшләрнең генераль подрядчысы – «Татавтодор» АҖ, проектлаучысы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International