Түбән Камада ун яңа автобус тантаналы рәвештә куллануга тапшырылды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Каманың транспорт маршрут челтәренә яңа автобуслар тапшыру тантанасында катнашты. ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән министр беренче 10 автобусны куллануга тапшырды. Алар 5, 5а, 55, 10, 34,10, 1 һәм 25 маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәр эчендә пассажир ташу өчен Түбән Новгород ГАЗ заводыннан 50 данә ПАЗ ВЕКТОР НЕКТС автобуслары сатып алынды. 

Автобуслар дизель ягулыгында эшли. Әлеге модельләр уңайлы, инвалидлар өчен җайлаштырылган, коляскалар урнаштыру өчен киң мәйданчык белән җиһазландырылган. Алар 19 урынга исәпләнгән. Гомуми сыйдырышлыгы – 59 пассажир.

11 гыйнвардан барлык 50 автобус Түбән Кама халкына хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International