Татарстан төбәге юлларында 548 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан төбәге юлларында 548 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 318 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. Юлларга шулай ук 3238 тонна тоз-ком катнашмасы һәм 56 тонна тоз сибелде.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава көтелә, урыны белән кар, буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, вакыты белән 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, аяк астында кар боткасы булуы мөмкин. Һава температурасы көндез 0 -5 градуска кадәр булачак.

Авиация, елга, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә гадәттән тыш хәлләр юк.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә (843)291-91-91 телефоны аша мөрәҗәгать итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International