«Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырабыз!

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген "Учи.ру" мәгариф платформасында "Имин юллар" Бөтенроссия олимпиадасы старт алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына онлайн-тест 2022 елның 20 ноябренә кадәр барачак.  Чараны РФ Транспорт министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы һәм "Милли өстенлекләр" АКБО белән берлектә оештыра. 

Олимпиадада 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Чара йомгаклары буенча барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак.

Тулырак мәгълүмат белән миллипроектлар.рф сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International