Фәрит Хәнифов Теләче районында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митингта катнашты

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 9 майда, ТР Теләче муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын һәм барлык җыелганнарны Җиңү Көне белән котладылар.

«Җиңү алгы сызыкта һәм тылда коелган. Ул безнең халыкка миллионлаган кеше тормышы бәрабәренә бирелде. Совет халкының батырлыгы, фидакарьлеге, ихтыяр көче, бердәмлеге һәм рух көче хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен героик, изге үрнәк булып тора!» — дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Җиңү Көненең үзәк вакыйгасы булып җирле учреждениеләр оештырган тантаналы парад тора.

Шулай ук чарада катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылды, анда теләгән һәркемгә кайнар чәй эчерттеләр һәм ит белән ботка ашаттылар.

Тантаналы чара ахырында район мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан Сугыш чоры җырлары һәм лирикасы белән тулы концерт программасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International