Республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 15787 рөхсәт бирелгән

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр рөхсәт язулары бирелде.
Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, йөртүченең фотосүрәтле визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
2014 елның 18 нче сентябренә мәгълүматлар буенча республикада 15787 рөхсәт бирелгән.
Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була. Гаризаны карау статусы “Гаризаларга җавап” бүлегендә гариза бирүченең Шәхси кабинетында күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International