Бүген Казанда дүртенче “Восточный” автовокзалы эшли башлады

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

 

Бүген Казанда «Восточный» автовокзалы эшли башлады. Ул “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел, Аграр һәм Җиһанов урамнары чатында урнашкан.

Казанда «Восточный» «Столичный», «Южный» һәм «Казан-2» дән соң дүртенче автовокзал.

Вокзал бинасында көтү залы, билет кассалары, ана һәм бала бүлмәсе, диспетчер, администрация бүлмәләре, медпункт, саклау камерасы, кафетерий, йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе һ.б. бар.

«Восточный» автовокзалы Татарстаның көнчыгыш торак пунктларына (Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасы, һ.б.) автобус рейсларын башкара. Маршуртларга куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган уңайлыклар тудырылган автобуслар чыга.
Пассажирлар уңайлыгы өчен автовокзал каршында 5, 33, 34, 63, 71 нче номерлы автобус маршрутлары тукталышы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International