Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышында “ПАТП № 8” ҖЧҖ автотранспорт предприятиесенең 2016 елның 1 яртыеллыгына һәм 2016 елга көтелгән нәтиҗәләр буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре каралды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Территориаль органы, Казан шәһәре башкарма комитетының Транспорт комитеты вәкилләре катнашты. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча предприятие җитәкчесенә производство-хуҗалык эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен, хезмәт шартларын яхшырту буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International