"ПРОМТРАНС - А" ҖЧҖ

"Промтранс-А" ҖЧҖ

 

 

"Промтранс-А" ҖЧҖ җитәкчеләре

 

Генераль директор

 

Гордеев Андрей Виктор улы

Генераль директорның беренче урынбасары

Билан Борис Владимир улы

Финанс директор

Федотова Нина Егор кызы

Директор урынбасары

Мишалов Андрей Валерий улы

Генераль директорның коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары

Федотов Станислав Виктор улы

Баш хисапчы

Әхмәдиева Альбина Владимир кызы

 

«Промтранс - А» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзенең эшчәнлеген 2005 ел ахырында «Промтранс» ҖЧҖ хокук варисы сыйфатында башлый, ул 1961 елда шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең транспорт цехлары базасында нигезләнә. Предприятиенең төп эшчәнлеге түбәндәгеләрдән тора:

-предприятиеләргә транспорт хезмәтен күрсәтү;

-йөк ташучылар һәм йөк җибәрүчеләргә вагоннар җибәрү һәм бирү;

-тимер юл составын һәм тимер юлларны ремонтлау.

Нигез салынган көннән башлап йөк ташу 3 паровоз ярдәмендә башкарыла һәм бары бер станция - Әлмәт хезмәт күрсәтә.

Предприятиенең нефть ягы үзәгендә урнашкан булуын исәпкә алсак, аның әһәмияте һәм эш күләмнәре елдан-ел арта бара. Моның өчен көчле локомотивлар таләп ителә һәм 1968 елга предприятие тулысынча тепловозларга күчә.

Предприятие эш күләме арту сәбәпле камилләшә һәм станцияләрнең дә саны арта. Әлмәт станциясенә Түбән Мактама һәм Сәнәгать (Промышленная) станцияләре өстәлә. .

1965 елда предприятие составына Татарстан Республикасының Тукай районында урнашкан "Бетьки" станциясе керә, ә 1976 елдан 1986 елга кадәр Түбән Кама районында "Техуглерод" заводы, "Түбән Кама нефтехим" җитештерү берләшмәсе кабул ителә, "Алань" станциясе базасында Котволво ГСФ, ЖБИ заводы һәм КПД заводыннан инертлы йөкләр ташу участогы оештырылган. Шулай итеп предприятиедә Түбән Кама тимер юл узелы оештырыла.

Вагоннарны эшкәртү станциясеннән тыш, предприятиедә бүлекчәләр дә бар:

-күчмә состав депосы - тепловозларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү;

-механизация участогы - автомашиналарны ремонтлау һәм предприятие хезмәткәрләрен вахта белән йөртү өчен;

-Элемтәдә тору өчен - электр белән тәэмин итүне төзек хәлдә тоту һәм өзлексез хезмәте өчен;

-юл участогы - юл хуҗалыгын төзек хәлдә тоту һәм ремонтлау өчен.

Төп һөнәрләр: тепловоз машинистлары, тепловоз машинистларының ярдәмчеләре, поездлар төзүче, диспетчерлар, станциядә кизү торучылар, тимер юлларны күчерү постында кизү торучылар, юл монтерлары, локомотивларны ремонтлау слесарләре.

Җитештерү бурычларын хәл итү җитәкчеләргә коллективны социаль үстерү өлкәсендә максатчан эш алып барырга мөмкинлек бирде.

Предприятиенең үз көче белән объектлар төзелә: тепловозларны ремонтлау өчен депо, үзәкләштерелгән дипспетчерлар бинасы, юлларны күчерү постлары, локомотив, автомашиналар һәм юл техникасын кую һәм саклау өчен гаражлар.

 

Элемтәгә керү өчен мәгълүмат:

телефон: (8553) 45-08-07/45-08-14

423458, Татарстан, Әлмәт шәһәре, Техснаб-8 бистәсе, а/я 197

 рromtrans@nochta.ru

Соңгы яңарту: 2022 елның 19 апреле, 09:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International