ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәр тибындагы Лаеш бистәсенә керү юлын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 10 августка кадәр озайтыла. Машина йөртүчеләр ябык участокны Лаеш-Чырпы автомобиль юлыннан әйләнеп уза алачаклар.
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, ярышларда катнашучыларны шәһәр транспортына бүленгән махсус полосалар буенча йөртәчәкләр.
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, шәхси транспортта килүче шәһәр кунаклары өчен парковка зоналары оештырылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 10-12 июльдә 97 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 95 очрагы, 191 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1692 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 25 халыкара рейслар. 3056 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3013 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International