Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Япониянең җир, инфраструктура, транспорт һәм туризм министры урынбасары ярдәмчесе Такэси Мугусима җитәкчелегендәге Япония делегациясе белән очрашу булып узды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 101 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 544 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Бүген Казан елга порты каршындагы мәйданда сатып алынган яңа техниканың чираттагы партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 17 халыкара рейслар. 2963 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3204 кеше килгән.