Казанның шәһәр яны вокзалында “Клиентлар өчен заманча хезмәт күрсәтү” акциясе буенча брифинг булып узды

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
“Горький тимер юлы” “Содружество” ААҖ пассажирлар өчен шәһәр яны компаниясе белән берлектә “Клиентлар өчен заманча хезмәт күрсәтү — шәһәр яны поездларына билетларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларыннан сатып алу” акциясе уздыра.
2 сентябрьдән алып, ай дәвамында, ТР башкаласының “Казан” һәм “Казан-2” вокзаллары залларында терминаллардан кулланырга өйрәтүче, терминал аша билет сатып алырга ярдәм итүче хезмәткәрләр эшләячәк.
Әлеге акциянең максаты — пассажирларны мондый терминаллар аша билетларны сатып алуга өндәү һәм җәлеп итү. Маркетинг тикшерүләр күрсәткәнчә, билетларны терминаллар аша 30 яшькә кадәрге кешеләр сатып ала, ә 40 яшьтән узганнар, терминалга ышанмау сәбәпле, билетны касса аша сатып алуны кулайрак күрәләр. Терминаллардан кулланучы пассажирларның күләме якынча 9-10 процентны тәшкил итә, ягъни терминаллар аша быел 170 меңләп билет сатылган дигән сүз. Ташламаларга ия булучылар әлегә мондый терминаллар аша билет сатып ала алмый, чөнки җиһаз ташламага ия булуны раслаучы документларны танырга әлегә җайлаштырылмаган.
Татарстан вокзалларында, билет сатып алырга мөмкинлек биргән 24, ә республикадан читтә (Чувашия, Удмуртия, Башкортстан һәм Киров өлкәсе) исә шундый 11 терминал урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International