ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды

2017 елның 29 сентябре, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында традициягә кергән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды.

Бәйрәм чарасына 50 кеше килде, алар төрле вакытта министрлыкта эшләгәннәр һәм хәзер дә эшләүчеләр бар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов билгеләп үткәнчә, транспорт комплексының уңышы күбесенчә ветераннарның үз эшләренә тугры караулары һәм профессиональлекләре белән бәйле.  

Бу бәйрәм көнендә министрлык ветераннарына бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды.  Аннары ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин  исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International